Лениногорскида «Традицияләр җебе өзелмәсен» муниципаль фестивале узачак
Фестиваль вокал, хореография, нәфис сүз, фольклор номинацияләре буенча узачак.
Лениногорск Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннары арасында «Традицияләр җебе өзелмәсен» муниципаль фестивале узачак. Бу хакта Мәдәният сарае хәбәр итә.
Фестивальдә аерым башкаручылар, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, хор, бию коллективлары, фольклор сөючеләр, нәфис сүз осталары катнаша. Безнең ветераннар бик осталар, көр күңеллеләр, бу фестивальдә сынатмаслар.
Фестиваль 22 гыйнварда 10.00 сәгатьтә була.
фото: узган елгы фестивальдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев