Лениногорскида төрле милләт балалары өчен Яңа ел тамашасы узды
Шәһәр Мәдәният сараенда төрле милләт балалары өчен "Халыклар дуслыгы йорты" һәм мәдәният сарае тарафыннан оештырылган Яңа ел тамашасы булып узды.
Балалар төрле илләр буйлап сәяхәт иттеләр, халык уеннары һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Балалар әрмән, әзербайҗан, гарәп, үзбәк, таҗик, чуаш, мордва, татар һәм рус телләрендә шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкардылар.
Фотолар: Мәдәният сараеннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев