Лениногорскида цифрлы телевидениегә тоташтыру буенча укулар узды (ФОТОлар) 
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида цифрлы телевидениегә тоташтыру буенча укулар узды (ФОТОлар) 

Татарстанлылар 2019 елның 3 июненнән бөтен ил белән бергә телевидение “аналогы” белән хушлачак.

Бу хакта җыелган халыкка  Лениногорск телеүзәге җитәкчесе Александр Панюта җиткерде. Очрашу барышында цифрлы телевидениегә күчүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатты.
Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә узган  укуларда  шәһәр һәм районның төрле өлкәләрендә хезмәт итүчеләр катнашты. Волонтерларга нинди телевизор, антенна һәм башка җайланмалар  турында кирәкле мәгълүматлар җиткерелде.
 

фото:Зилә Мөдәррисова


Нет комментариев