Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Туган якны өйрәнү музеенда фәнни эшләр тәкъдим иттеләр

Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда «Экспонатлар сөйли»дигән тикшеренү эшләре муниципаль конкурсының йомгаклау конференциясе узды.


Туган якны өйрәнү музее укучылардан 15 эш кабул итеп алды. Темалар төрле иде: хәрби хатлар, чуаш һәм керәшен костюмнары, келәмнәр, чабата.

Катнашучыларга тикшеренү эшен генә башкарып калмыйча, аны лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә дә туры килде. Эксперт комиссиясе каршында эшне якларга кирәк иде.

Өченче дәрәҗә дипломга Балалар иҗат йортыннан Ләйсән Маликова,  8нче мәктәптән Алина Абдуллина, Керкәле мәктәбеннән Азалия Сөйләйманова лаек булды.


Икенче дәрәҗә дипломны Шөгер мәктәбеннән Эльвина Бигманова, 8нче мәктәптән Артем Стрелков алды.

Җиңүчеләр: Ришат Магизянов (Кирлегәч мәктәбе), Ләйлә Сираева (Иске Иштирәк).

 

Фотолар: Туган якны өйрәнү музееннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев