Лениногорскида үз эшләрен башлаучылар ярдәм алу мөмкинлегенә ия
«Работа России» кадрлар үзәге хәбәр итә.
«Работа России» кадрлар үзәгенең Лениногорск районы буенча идарәсеннән үз эшләрен башлап җибәрергә теләге булган лениногорскилылар бушлай ярдәм алырга мөмкин.
2025 елда 145 100 мең сумлык әлеге ярдәм чарасыннан 6 эшсез граждан файдаланган.
Үз эшләрен ачарга теләүчеләр Лениногорск районы буенча кадрлар үзәге идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның максатка ярашлылыгы турында, бизнес-план әзерләү буенча тәкъдимнәр ала, бизнес-план хупланганда 145 100 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелә, дип аңлата белгечләр.
Белешмә өчен Татарстан Мәшгульлек үзәгенең Лениногорск буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була: Лениногорск, Гагарин урамы, 51нче йорт, 2нче кат, 2 нче тәрәзә.
телефон 8 (843)222-05-57, доб. 3106.
фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев