Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Үзәк мәйданда Җиңү бәйрәменә багышланган театральләштерелгән күренеш булды

Лениногорск Җиңү бәйрәмен якты һәм матур итеп итеп билгеләп узды.

Шәһәрнең Үзәк мәйданында зур экран аша Мәскәүдәге парадны һәм РФ Президенты В.Путин чыгышын турыдан-туры трансляцияләү  булды. 

Биредә Лениногорск халкын 9 май белән Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов котлады. Татарстан Рәисе исеменнән җыелучыларга Татарстан Цифрлы үсеш министры Илья Начвин мөрәҗәгать итте. Алар билгеләп үткәнчә, бабаларыбыз, һәм әтиләребез зур югалтулар бәрабәренә җиңү яулаган. Һәм без һәрвакыт аларның истәлеген йөрәкләрдә саклаячакбыз һәм исәннәр  турында кайгыртачакбыз. 9 Май илебез тарихына мәңгегә язылды, ә без, сугыштан соңгы буыннар, ата-бабаларыбызның батырлыклары белән горурланабыз һәм аларга лаеклы булырга тырышабыз.

Үзәк мәйданда "Бөек Җиңү: халык фидакарьлеге даны" дигән зур театральләштерелгән  тамаша булды, ветераннар хоры, милли коллективлар һәм балалар ансамбльләре катнашында концерт программалары кәефне күтәрде.
Мотоциклчылар да үзәк мәйдан аша узды.

 

Р. Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев