Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узган бокс турнирында спортчыларны Россия боксерлары котлады (+ фотолар)

Бүген, 11 сентябрьдә Лениногорскида истәлекле көн. Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды, ул Танкистчылар көнендә үтте.

 


Украинада барган хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламов бокс белән шөгыльләнгән, турнирларда катнашкан.  Аның тренеры Альберт Сафин тәкъдиме белән Дамир Исламов истәлегенә Танкистчылар көнендә  бокс буенча турнир үткәрергә карар иттеләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, турнир традициягә кереп китеп, ел саен уздырылачак.

Бүгенге бокс турнирына кунак булып, дөнья чемпионы, танылган боксчы Александр Поветкин һәм WBA версиясе буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев килделәр. 
Турнир ачылышында Дамир Исламовның туганнары, дуслары, хезмәттәге иптәшләре, моннан тыш юнармиячеләр, яшь гвардиячеләр,  локаль сугышларның ветераннары, әфганчылар, “Хәрби бердәмлек” оешмасы һәм тамашачылар катнашты. Мәдәният сарае залы туп-тулы иде. Эчке якка кереп карый алмаучылар өчен мәдәният сараеның тышкы ягына зур экран куелган, сәхнәдәге күренешләрне халык шуннан, урамда экранда күрә алды.

Рингка Россия, Белоруссия, Таҗикстан һәм Төркманстан спортчылары чыкты. Яшь спортчылар күп иде, 30дан артык, алар Россия боксерлары йолдызлары Александр Поветкин  һәм Денис Лебедевтан котлаулар кабул итте.

Соңыннан исә профессионал боксчылар көрәш турниры булды.

Розалия Мостафина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев