Лениногорскида узган "Гыйлем нуры" бәйгесеннән фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узган "Гыйлем нуры" бәйгесеннән фоторепортаж

Быел бу бәйге сигезенче мәртәбә бездә - Лениногорскида уздырыла.

Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә иртәнге якта, 9да ук "Гыйлемнуры" бәйгесе башланды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөслимәләр ярышы. Барлыгы 12 команда.

Бәйгенең төп максаты - мөселманнарның гыйлем алуга мәхәббәтләрен уяту,  мәхәлләләр һәм мөхтәсибәтләр арасында эшчәнлек тәҗрибәсе белән бүлешү, татар телен ныгыту, мөселманнарны дуслаштыру.

Бәйгегә  13.00-14.00 сәгать аралыгында нәтиҗә ясалачак. Нәтиҗәләрне соңыннан хәбәр итәрбез. Безнең белән булыгыз, сайтны укып барыгыз.

Розалия Мостафина фотолары


Нет комментариев