Лениногорскида Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада хәрби операциядә батырлык күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Тантаналы чара.
Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә карата тантаналы чара – концерт узды.
Чара төрле тармакларда хезмәт куючы ир-атларны бүләкләү һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чыннан да, һәр тармакта фидакарьләрчә эшләүче ир-егетләр бар. Аларның һәрберсе – үз өлкәсе буенча, үз һөнәре буенча – герой. Алып баручылар хәбәр иткәнчә, Татарстанда 11 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм бердәнбер Россия Федерациясе Хезмәт Герое - Минтимер Шәймиев яши.
Чараның исеме дә – “Безнең заман геройлары” дип аталды.
Мәдәният сараеның сәхнәсендә утыручы ир-егетләрне район башлыгы Марат Гирфанов тәбрикләде. Ватан өчен хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әлбәттә, төп игътибар махсус хәрби операциядә катнашучыларга иде. “Батырлык өчен” икенче дәрәҗә медаль белән Валерий Савельев бүләкләнде.
“Суворов” медале сержант Илхам Матьякубовка тапшырылды.
Чарада төрле тармакларда озак еллар эшләүче хөрмәтле ир-атларны бүләкләделәр, алар арасында 13нче мәктәп директоры Владимир Тарасов, Зәй-Каратай медпункт мөдире Булат Хәйруллин, 1нче спорт мәктәбе тренеры Әсхат Хәйруллин, Лениногорскиның “Бирлик”-“Единство” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, хәйрияче Рамиз Мамедов һәм башкалар бар иде.
Үзләренең матур җырларын Рамил Габитов, “Сердәш” төркеме, Радик Шәрибҗанов бүләк итте, бию төркемнәре чыгышы булды.
Розалия Мостафина фотолары






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев