Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт һәм бәйге үтте

Лениногорск Мәдәният сараенда халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт узды.

Бүгенге көндә Лениногорск районында 4 меңнән артык физик мөмкинлеге чиклеләр яши, шуның 300гә якыны – балалар.

Мәдәният сараенда кул эшеннән оештырылган күргәзмәне Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары  Альберт Яковлев, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов карады, әлеге эшләрнең авторы – барыбызга да билгеле Рушания Гаязова. Күргәзмәдә бәйләгән әйберләрен, шәмаилләрен һәм тагын башка кул эшләрен тәкъдим иткән иде.

 Традиция буенча шушы көнгә багышлап уздырылган концерт кысаларында  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызлар арасында  «Чиксез мәхәббәт» конкурсы үтте. Ул менә җиденче тапкыр уздырыла. 

Бу конкурста катнашучы әниләр – балалары игътибарга һәм кайгыртуга лаек булган әниләр. Гүзәл затлар үзләренең сәләтләрен күрсәтте, тапкырлыкта ярышты, конкурс сорауларына җавап бирделәр. “Күпбалалы һәм бәхетле” номинациясендә җиңүче – Гөлнара Галиева, “Бергә атларга күңелле” номинациясендә – Евгения Чернова, “Алтын йөрәк” - Марина Гришанина, «Океан позитива и любви» номинациясендә – Татьяна Бормотова җиңүче. Ә бәйгенең төп җиңүчесе – Гүзәл Камалиева. Аларга барысына да Дипломнар, призлар тапшырылды.

Чара барышында иҗади номерлар белән «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 14 нче Лениногорск мәктәбе» укучылары чыгыш ясады.

 

Г.Нигъмәтзянова, Р.Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев