«Шугалак» турниры балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелә.
«Шугалак» быел бишенче тапкыр үткәрелде.
Лениногорск Боз сараенда балалар йортлары командалары очрашты, иң көчлеләр арасында ярышлар узды.
Сигез катнашучы команданың өчесе финалга чыкты.
1 урынны «ШКИД» командасы (Әлмәт) алды
2 урын «Вихрь» командасында (Лениногорск)
3 – «Лаешлылар» командасында (Лаеш)
Турнир биш ел элек Лениногорск балалар йортының Попечительләр советы һәм «Татнефть» компаниясе инициативасы белән үткәрелә башлады. Бу – Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен шундый бердәнбер турнир.
фотолар: ЛМР мэриясе
Нет комментариев