Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Яңа ел бизәкләре " бәйгесенә әзерләнәләр

Яңа ел килүгә, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашуга барыбыз да сөенәбез. Шәһәребез урамнарының Яңа елны көтеп көязләнеп-бизәнеп куюына битараф калучы юктыр ул.

Һәр елны  бөтен район һәм шәһәр  буенча  хезмәт оешмалары, предприятиеләр, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителә. Соңгы ике елның аерым үзенчәлегенә карамастан, “Яңа ел бизәкләре” бәйгесе быел да үз көчендә.

Лениногрск ТОСлары Яңа ел бәйрәмнәрен микрорайоннарда яшәүчеләр, аеруча балалар өчен могҗизалы вакыйга итәргә тырышалар. Бәйрәм мәйданчыгы һәм  аның күрке булган яшел чыршы,  кардан ясалган сыннар, хәтта тауга кадәр өеп куялар.

Кар әлегә бик аз булганга күрә, быел мондый кар-боз белән бәйле кышкы “иҗат әсәрләре” тудыру кыенрак,  шуңа күрә бәйрәм мәйданчыгы ясау эше сүлпәнрәк бара. Бөтенесендә дә түгел, билгеле, кайбер территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре рәисләренең алдан күрә белү сәләте искитәрлек. 

Баш предприятиесе “Арго” җәмгыяте булган 10 нчы ТОС,  Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 19 нчы йорт  янында  мәйданчык кына түгел, Кыш бабай Һәм Кар кызы, ел билгесе булган – юлбарыс, төрледән-төрле мультфильм геройлары һәм әллә кайдан күренеп, үзенә дәшеп торган, матур итеп бизәлгән чыршылы Яңа ел мәйданчыгы ясап куйган. Биредәге бизәлешне күргәч, иң беренче килеп туган сорау – бу хәтле кар кайдан таптылар икән? “Арго” җәмгыятенең  җитәкчесе Рамил Әсәдуллинның үз эшенә бирелеп, тәм табып эшләве сүзләреннән сизелеп тора:

-Беренче кар күренә башлауга, коллективта эшләүчеләр белән киңәшләшеп,  бәйрәм мәданчыгы буласы урынга кар  тутырыру өчен агач такталардан тартмалар ясап куйдык.  Кар шунда тула торды, үзебез дә тутырдык, өстәвенә яңгырлы кар да булды бит әле, аны да үз файдабызга юнәлдердек – тартмаларга тулган кар юешләнеп басыла төште. Кардан скульптуралар ясар өчен менә дигән материал булды. Ә сыннарны бөтен коллектив бергәләшеп ясады, аларның барысына да рәхмәтем зур. Мәйданчыкны  ясаганда  төп эшебезгә комачаулык китермәскә тырыштык, ял сәгатьләрендә, хәтта ял көннәрендә дә бизәдек,- ди ул.

Микрорайонда яшәүчеләр дә бу эштән читтә алмаган, чыршыны бизәү өчен  уенчыклар алып килгәннәр, кулларыннан килгән эшнең берсеннән дә читтә калмаганнар.

Әле бәйрәмнәргә кадәр бераз вакыт бар, әмма унынчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе мәйданчыгы микрорайонда яшәүчеләр арсында популярлашырга өлгергән инде. Балаларга шуар өчен монда тау бар, анда менү өчен ипле генә баскыч та ясап куелган, “Арго”коллективы, җитәкчеләре белән берлектә бер нәрсәне дә күздән ычкындырмаган.

Алдан күрә белү сәләте турында сөйләгәндә, Яңа ел мәйданчыгына купшы, зифа, 13 метр биеклектәге чыршының кайдан килүен дә белгертеп үтәсе килә: Лениногорскидагы бер шәхси йорт бакчасында  бик биек булып үскән агач хуҗаларына комачаулык тудырган, аны кисәргә уйлап, җитәкчегә мөрәҗәгать иткән булганнар. Бу хәл инде җәй көне үк булган, әмма Рамил Рифкатевич хуҗалардан агачны беркадәр вакыт кисми торуларын сораган, бераздан килеп, кисеп  алып китәчәкләрен әйткән.  Һәм сүзендә торган да. Шул вакытта ук бу чыршының үз микрорайоннарындагы мәйданны ничек матур итеп бизәп торачагын күздә тоткан булган  җитәкче.

Шәһәребез ТОСларының кайсын гына алма, эш өчен янып йөрүче хезмәткәрләр, аларга булышырга әзер торган актив микрорайон кешеләре бар.

Лениногорск районында игълан ителгән “Яңа ел бизәкләре” бәйгесе  20 нче декабрьгә кадәр барачак. Бәйге  иң матур- оригиналь итеп бизәлгән бина фасады, сәнәгать предприятиесе, учреждение янындагы территория, иң яхшы Яңа ел бизәлеше-сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы, авыл җирлекләре, ишегалды, микрорайон, кварталны ачыклаячак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр Кутузов урамы, 1 йорт адресы буенча кабул ителә.  Белешмәләр өчен телефон: 5-13 -80.

Җиңүчеләргә 1 нче, 2нче һәм 3 нче дәрәҗә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак.

Бәйгенең нәтиҗәләре шәһәрнең үзәк  чыршысын ачу тантанасында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев