Лениногорскида янгын: 88 яшьлек пенсионер янып үлгән
Кичә иртәнге 9 лар тирәсендә Лениногорскиның Мурзин урамында янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килеп янгынны сүндергәннән соң, өйнең җимерелгән урынында 88 хатын-кызның гәүдәсен табып алалар. Кызганыч, пенсионерны коткара алмыйлар.
Әлеге йортта яшәүче 56 яшьлек ирнең янгында куллары пешкән, аны үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Беренче мәгълүматлар буенча, янгын дөрес урнаштырылмаган электр җиһазларыннан килеп чыккан.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/07/629189/
Фото:http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/7538025/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев