Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Багаутдиновлар йорт ишегалдына ел символын ясаганнар

Лениногорскида яшәүче гаилә быел кар яумады дип тормаган, беренче кар явуга карны җыеп калып, соңрак аңардан йорт ишегалдына ел символын ясап куйганнар.

 

Чыннан да, ничә яшьтә булсаң да, Яңа елны көткәндә күңел үзгәреп киткән кебек була, ниндидер могҗизалы хисләр биләп ала.
 Яңа елга әзерләнгәндә хәзер шәхси йортларда яшәүчеләр дә йортны бизиләр. Лениногорскида яшәүче Сәрия һәм Хәлил Багаутдиновлар йорт ишегалдына ел символы – юлбарсны ясап куйганнар. Моннан алдагы елларда да аларның йортына ел символлары “килеп киткән”. Үгез, күсе фигураларын ясаганнар.

-    Ел саен йортка, өйгә Яңа ел рухы, яңа ел кәефе кертергә тырышабыз, - ди Сәрия Хәлимовна. – Быел менә кар яумый. Беренче тапкыр күп итеп яуган вакытта карны бераз җыеп калдык. Фигура ясарга шактый кирәкте кар, хәтта түбә башларыннан кырып-себереп дигәндәй алдык, - ди.

Озак еллар сызым эше белән шөгыльләнгән кешеләр өчен юлбарс фигурасын ясау авырлык тудырмаган. Фигураны ясап куйгач, су белән катырып, эшне төгәлләп куялар.

Багаутдиновлар гаиләсе – Сарабикколдан. Озак еллар гаилә хуҗасы Хәлил абый Себердә эшләгән, Сәрия апа да анда торган. Озак еллар анда торып эшләгәч, пенсиягә чыккач, Лениногорскига кайтып урнашканнар. Менә алтынчы ел шәһәрдә, шәһәрнең гүзәл почмагында, урманга карап торган җирдә, матур йортта икәү гомер итәләр. Балалар, оныклар еракта яши.

Гади, эчкерсез Багаутдиновлар гаиләсе киләсе – 2022 елдан бары яхшылык, шатлыклы мизгелләр генә көтә. Теләкләр кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев