Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәннәре 90 яшь тулу уңаеннан В.Путиннан котлау хаты алды

Лениногорскида тыл хезмәтчәннәре Гөлчирә Шәфыйк кызы Әхмәтҗанова һәм Минсафа Харис кызы Гобәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

 

Гөлчирә Шәфыйк кызы Әхмәтҗанова 1932 елның 3 февралендә Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туа.Ул педагогика училищесын тәмамлаган.  Мәктәптә хезмәт юлын башлый, ул анда 7 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Аннан Лениногорскигә күченеп килә, шунда булачак ире Шишкин Степан Степановичны очрата. Нәкъ менә ул аңа УТТ-1гә эшкә урнашырга ярдәм итә.

Ире белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар.

Юбилярны район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Рәгать Галиәгъзәмович ветеранга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын да тапшырды.

Минсафа Харис кызы Гобәйдуллина 1932 елның 3 февралендә районыбызның  Урдалы авылында күп балалы гаиләдә туа.

14 яшьтән колхозда эшләгән. 1950 елда Бөгелмә юл оешмасына эшкә урнаша. Кияүгә чыккач, Свердловск өлкәсенең Волчанск шәһәренә күчеп киләләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 70нче елларда гаиләсе белән Лениногорскка кайтып, ведомство сакчылыгына эшкә урнаша, шуннан ул пенсиягә китә. Минсафа Харис кызының өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Юбилярны район башлыгы исеменнән 3 нче ТОС рәисе урынбасары Светлана Нуриева котлады. Сәламәтлек һәм озын гомер теләде, район башлыгы исеменнән бүләк һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2053547.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь тыл хезмәтчәннәре Путин котлау хаты