Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Валентина Малыхина 90 яшьлек юбилеен каршылады

Валентина Зиновьевна Иске Писмәндә, күп балалы гаиләдә туган, җидееллык мәктәпне тәмамлап Бөгелмә медицина училищесына кергән.

Училищены бетергәч аны татар авылына эшкә билгеләгәннәр, ул авылда фельдшер- акушерлык пунктын  җитәкләгән, бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнгән.Булачак тормыш иптәше белән үз авылында танышкан, өйләнешкәч, ул хәрби кеше булу сәбәпле, башта -Белоруссиядә, аннары – Төньяк Кавказда, ире хезмәт иткән җирләрдә яшәгән. Лениногорскига кайткач, егерме елдан артык медсанчастьтә эшләгән.

     Олы юбилее белән Валентина Зиновьевнаны, шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова тәбрикләргә килде, тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдереп, бүләк Һәм Россия Президенты В.В. Путинның шәһси котлауын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев