Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 26нчы балалар бакчасында үтте.
Конкурс ике елга бер мәртәбә уза. Быел конкурсның муниципаль этабында 15 балалар бакчасы һәм 10 педагог катнашты.
Катнашучылар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча методлары турында сөйләделәр.
Бәйге нәтиҗәсендә 8 призер һәм өч лауреат билгеләнде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урын Шөгернең “Тургай” бакчасында һәм 26нчы бакчада.
5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Хәсәнова республика этабына чыкты.
Нет комментариев