Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Үз продукциясен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

 

Ярминкә 26 мартта, үзәк мәйданда була.

Теләүчеләр ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт продукциясе, яшелчә, бал, йомырка, балык, сөт һәм кулинария продукциясе сатып ала алачаклар. Шулай ук ашлык сатылачак.

Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа да каралган.

Башлана 8.00 сәгатьтә.

Игътибар! 26 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәргәндә 6.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы (мәйдан) һәм Ленинград урамы буенча, Гафиятуллин урамыннан Вахитов урамына кадәр,  транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итә район  Башкарма комитеты.

 

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы ярминкәсе Лениногорск ярминкә