Лениногорскида юл хәрәкәте иминлеге буенча гаилә конкурсы үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юл хәрәкәте иминлеге буенча гаилә конкурсы үтте

20 март көнне балалар китапханәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча гаилә конкурсы үткәрде, анда 2 нче мәктәпнең 2 "Б" сыйныфы укучылары һәм ата-аналары катнашты.

Конкурсны «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактикасы буенча баш белгече Эльмира Сергеева, китапханә мөдире Гүзәл Янбатырова , ЮИД түгәрәге җитәкчесе Любовь Грачева бәяләде.

Кечкенә генә аерма белән «Светофорики» командасы җиңде. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

фото:Үзәк китапханә


Нет комментариев