Спорт чарасы киләсе елда булачак.
Лениногорск шәһәрендә 2022 елның 12-16 июль көннәрендә велоспорт буенча Россия Беренчелеге узачак. Безгә күп кенә спортчылар килүе көтелә.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы киңәшмә мэриядә үтте. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде. Киңәшмәдә республиканың Велоспорт Федерациясе, Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, шәһәр һәм район Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Оештыру мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә трасса әзерләү, ярышлар вакытында куркынычсызлык таләпләрен үтәү, волонтерлар эше һәм башка сораулар каралды.
https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2038648.htm
Нет комментариев