Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы бер фирманың директорына хезмәт хакын тоткарлаган өчен җинаять эше ачылган

Лениногорскидагы бер фирманың генераль директорына эшчеләргә хезмәт хакы түләмәү турында җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Хокук сакчыларының мәгълүматларына караганда, әлеге директор 2025 елның декабреннән 2026 елның мартына кадәр 79 эшчегә хезмәт хакы түләмәгән. Күрсәтелгән чорда хезмәт хакы бурычы 8,7 миллион сумнан артып киткән. Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, директорның әҗәтне түләү өчен акчасы булса да, ул аны башка максатларга сарыф иткән.

Тикшерүчеләр аның 4 миллион сум күләмендәге бурычын түләттерүгә ирешкән инде.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев