Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы шугалакка килегез

Быелгы пандемия вакытында Роспотребнадзор күбрәк ачык һавада булырга киңәш итә. Һава торышы салкынча, кояшлы торганда, нигә әле урамда булмаска, ди.

Җылы итеп киенегез дә, шугалакка барып кайтырга мөмкин.

Быел шугалакның урынын үзгәрттеләр, ул Үзәк мәйданнан Нефть монументы каршындагы аллеяга күчте. Шугалакның урыны бик матур җирдә. Янәшәсендә тау да ясап куйдылар. Кереп җылыныр өчен махсус урын да бар.

Шугалак эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00нан 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Тимераякны прокатка алып торырга була. Биредә бик якты утлар яна, музыка уйнап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев