Лениногорскидан 15 егет хәрби хезмәткә китте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан 15 егет хәрби хезмәткә китте

Бүген иртә таңнан Лениногорскиның 15 егете армиягә китте.

Озату, ковидка каршы барлык чараларны да төгәл үтәп оештырылган иде. Җыелу урыннары—республика хәрби комиссариатында, егетләрнең сәләмәтлеген кабат тикшереп, коронавируска экспресс-тест та ясаячаклар. Хәрби хезмәткә яраклы дип табылганнарны төрле гаскәрләргә  җибәрәчәкләр,  хезмәт урыны соңрак билгеле булачак.


Нет комментариев