Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Кәрим Ибәтуллин «Илһам чишмәсе» төбәкара җыр бәйгесе дипломанты булды

Бәйгенең финал өлеше Сарманда 16 февральдә узды.

Халкыбызның моң иясе, РСФСРның халык артисты, мәшһүр җырчы  Илһам  Шакиров исемендәге «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең финалы һәм гала-концерты үткәрелде.

Аны гамәлгә  Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы, Сарман муниципаль районы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы куйдылар.

Быелгы бәйгедә катнашучылар саны арткан. Оештыручыларның әйтүенчә, узган ел 150 кешедән гариза кергән булса, быел аларның саны 250 гә җиткән. Финалга үтүчеләр арасында Лениногорскиның 12нче лицееннан Кәрим Ибәтуллин бар. Кәрим үзенең моңлы тавышы һәм остазы -  җитәкчесе Гүзәл Исхакованың тырышлыгы белән финалга үтә алды. Ул төбәкара бәйгенең дипломанты булды.

Шул көнне Сарманда финалга үтүчеләр белән гала-концерт та үткәрелде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев