Лениногорскидан Мария Казанда телевизион концертта катнашты
Казан шәһәрендә Камал театрында Г.Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган “Татар сүзе – Тукай сүзе” театральләштерелгән телевизион концерт узды.
Татар сүзе бәйгесендә 5 ел эчендә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашып җиңү яулаучылар “Татар сүзе – Тукай сүзе” концертында кабат очрашты. Алар Камал театрының көнчыгыш залында Тукай язган һәм Тукайга багышланган шигырьләрне сөйләде.
“Татар сүзе” җиңүчеләренең чыгышлары һәм халык җырлары белән үрелеп барды. Концерт “Туган тел”не күмәк җырлау белән төгәлләнде. Әлеге чараның видеоязмасын 26 нчы апрель – Тукай туган көндә телевизор экраннары аша күреп булачак.
Әлеге телевизион театральләштерелгән тамашада Лениногорск кызы да катнашты: ул - бәйгенең “Туган тел” номинациясендә җиңү яулаган Мария Мишакина иде. Мария - Мәдәният сараеның “Вишка лейне” мордва ансамбле (җитәкчеләре – Неля Чубатова, Мария Шалина) катнашучысы.
фото: ДК Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев