29 ноябрь - дүшәмбе көнне аларны озату булды.
Лениногорскидан тугыз егетне озату иртә таңнан хәрби хезмәткә чакыру пунктыннан узды.
Медицина комиссиясен узган егетләр төрле гаскәрләргә бүленә. Алар берничә: коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр, Хәрби-Диңгез Флоты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Һава десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Булачак солдатларның төгәл бүленеше соңрак билгеле булачак.
Нет комментариев