Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Виктория Цыганова «Россиянең ел тәрбиячесе — 2025» бәйгесе финалисты

22 –28 сентябрь көннәрендә Краснодар краеның Геленджик шәһәрендә «Россиянең ел тәрбиячесе — 2025» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.

Биредә Татарстаннан «Россиянең ел тәрбиячесе – 2025» конкурсының төбәк этабында җиңүче Лениногорск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Владимировна Цыганова чыгыш ясый. 

Йомгаклау этабында катнашучылар ике конкурс сынавы узачаклар: Мәдәни-агарту чарасы», «Балалар белән педагогик чара». Сынау нәтиҗәләре буенча финалда катнашучы 15 лауреат билгеләнәчәк.

Финалда конкурс лауреатлары «Брифинг» һәм «Блицтурнир» сынауларында көч сынашачак.

Конкурсның ябылу тантанасы 28 сентябрьдә узачак.

 

ЧЫГАНАК: https://magarif-uku.ru

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев