Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килде

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Лениногорск районына эш визиты белән килде.

 

Альберт Кәримовны  район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм  район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.

Беренче булып министр «Идея- Юго-Восток» промышленность  паркында булды. Альберт Кәримовны "Алабуга-2 ИК"  Рамил Гайфуллин  каршы алды. "Идея-Юго-Восток" сәнәгать паркы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы потенциаль резидентларның берсе - "Ленмаш заводы". Алар 2021 елның июнендә оешкан, анда 19 кеше эшли,  директоры Леонид Самай.

Татарстан  сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов производство алып барыла торган заводны карады: монда рулонлы пресс-җыйгычлар, ярымприцеплы үзбушаткыч тракторлар, каты органик ашламалар кертү машиналарын һәм сыек органик ашламалар кертү машиналары производствосы бара.

Аннары Альберт Кәримов Лениногорск политехник колледжда булды. Колледжда «WorldSkills халыкара стандартларына туры килә торган остаханәләрне җиһазлау» федераль грант хисабына комплектланган остаханәләрне карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/7982519.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев