Лениногорскига кара каргалар кайтты
Аларны кайда күпләп күрергә була соң, дип сорасагыз, Агадуллин урамы, 3 нче йорт каршындагы тирәк агачына күз салыгыз.
Шул агачтагы ояларга карагач, ирексездән, танылган рәссам Алексей Саврасовның “Кара каргалар кайтты” исемле рәсеме күз алдына килеп баса.
Шул тирәдә яшәүче даими хәбәрчебез Галия апа Шакирҗанова кошларны тормыш иптәше белән икәүләп көн дә күзәтә.
- Тәрәзәбез шул якта булгач, күзебез гел шунда. Кара каргаларны күргәч, яз исе килә башлады. Тормышыбызга бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсеннәр иде алар, - ди Галия ханым.
Кара каргалар бик уңган, төн өчендә икешәр-өчәр ясыйлар икән. Шул арада гына тирәк агачына 25 оя ясарга өлгергәннәр. Аларның җитезлеге һәм тырышлыгы сокландыра да, шаккатыра да.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев