Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига Курскидан килүчеләр: Безне шундый җылы каршы алдылар

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Курскидан эвакуацияләнүчеләр килде.

Бүген Татарстанга Курск өлкәсеннән олы яшьтәгеләр килде. Аларны Ттарстанның ике учреждениесенә: Лениногорск һәм Нурлат  Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына урнаштырдылар.

Олы яшьтәгеләр Лениногорскига Курск өлкәсеннән Самарага кадәр поездда килгәннәр. Самарадан махсус автобуслар социаль учреждениеләргә китереп куйган.

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында аларны бик җылы каршы алдылар.

“Безгә хәбәр итү белән интернат-йортта аларга бүлмәләр әзерләдек. Мунча керделәр, мунчадан соң чиста киемнәр бирдек. Бүлмәләргә урнаштылар. Кайнар ризык белән тукландылар. Алар бер атна дәвамында карантин зонасында булачак һәм аннары икенче катта яши башлаячаклар, - дип сөйли Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Рамис Галиев. – Лениногорск социаль учреждениесендә бөтен шартлар бар. Өч тапкыр ашату каралган. Медицина буенча хезмәт күрсәтү бар, мәдәни чаралар уза. Кунакларыбыз бераз монда ияләшкәч, үзләренә шөгыль табарлар, монда яшәүчеләр белән аралашырлар, дуслашырлар.  Кунаклар да киләчәктә, монда яшәүчеләр кебек, җылылык һәм игътибар тоеп, дәвамлы вакыт гомер итәрләр”, - ди директор.

 Олы яшьтәге Курск кешеләренең хәлен белергә  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район администрациясе вәкилләре килде. Алар Курск кешеләре белән аралашты, кунаклар  урнашкан бүлмәләрдә булдылар һәм азык-төлек салынган пакетлар тараттылар.

“Республика Курск өлкәсендә яшәүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм хуплавы белән республика берничә мәртәбә гуманитар йөк озатты. Бүген менә Татарстанның ике социаль учреждениесе олы яшьтәге әби-бабайларны – ялгыз кешеләрне үзләренә кабул итте. Иң олысына 92 яшь. Әлбәттә, олы яшьтәгеләргә яшәү урынын алмаштыру бик авыр тәэсир итә. Тик шундый катлаулы ситуация килеп чыккач, алар аннан китәргә мәҗбүр булдылар. Лениногорскидагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты иң яхшылардан санала. Барлык шартлар бар, ремонтланган, тату коллектив, көчле медицина хезмәте күрсәтү – барысы да  бар. Шундый җылы каршы алганнар. Лениногорск аларның икенче өе булыр”, - ди министр Эльмира Зарипова.

1936 елгы Нина Николаевна Фищенкога тормышта  кайгылы хәлләрне күп күрергә туры килгән. Ул ялгыз яшәүче әби.

-    Курскида моңа кадәр барысы да тыныч иде. Ә хәзер тормышның рәте китте. Һәрдаим ракеталар оча, сирена тавышлары ишетәбез. Рупор аша безгә гел тревога игълан итеп торалар. Ходай саклагандыр, ул ракеталар безгә эләкмәде. Ярый әле Татарстанга алып килделәр. Моңа кадәр Татарстан турында бик яхшы сүзләр генә ишеттек. Безне Лениногорскида шундый җылы каршы алдылар, тәмле итеп ашаттылар. Мин хәтта шатлыктан еладым. Карагыз әле, нинди матур күлмәк бирделәр кияргә. Бик зур рәхмәт барысына да, - ди Нина Николаевна.

Аның әйтүенчә, Татарстанга килер алдыннан, монда барысы да яхшы булачагына ышанычы зур булган. “Әле поездда барганда күршемә дә әйттем. Безгә анда яхшы булачак дип”, – ди ул.

Розалия Мостафина

автор фотолары һәм  фотолар: Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

​​​​​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев