Лениногорскилы үз улына пычак белән берничә дистә яра ясаган
Лениногорскида яшәүче 57 яшьлек ир кешегә карата Россия Федерациясе тикшерү комитетының республика тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Лениногорскилы, РФ Җинаять Кодексы 105 маддәсенең 3 нче һәм 1нче өлешләренә караган җинаятьләрне кылуда шик тудырган.
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның 1 июленнән 2 июленә каршы төндә, ир кеше 34 яшьлек улы белән үз өйләрендә исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырганнар. Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг туган һәм ул зур фаҗига китереп чыгарган: ата кеше талаш вакытында үз -үзен тыеп кала алмыйча, улына пычак белән ташланган һәм аның тәненең төрле өлешләренә берничә дистә яра ясаган.
Зыян күрүче өч көннән соң гына “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Аны хастаханәгә алып килеп, тиешле медицина ярдәме күрсәткәннәр. Тикшерүчеләр зыян күрүченең медикларга мөрәҗәгать итмәвенең сәбәбен ачыклый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк зыян күрүченең әтисе кеше үтергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган, ә 2016 елда шушы ук улының сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен хөкем ителгән.
Тикшерү барышында ир кеше алда әйтелгән җинаятьне кылуга да катнашы барлыгын таныган. Якын арада тикшерү аңа гаеп белдерәчәк һәм сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Әлегә бу фаҗиганың барлык шартларын ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре бара.
Җинаять Кодексының 105 нче маддәсендәге 3 нче өлешкә караган “Кеше үтерүгә омтылу” һәм 111 нче маддәгә нигезләнгән “Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу” җинятьләре арасында чик билгеләү кыен була. Әмма әлеге ике җинаять өчен билгеләнгән җәзаның чикләре бер-берсеннән нык аермалы, беренче очракта санкция гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җитәргә мөмкин, икенчесендә 15 ел төрмә иң катгый җәза булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев