КУЧКАР (21.03-20.04)лар эштә мәхәббәт куертып күңелсез хәлләргә тарырга мөмкин. Хезмәттәшләрегез моннан файдаланып калырга тырышыр. Эш урынын югалтуыгыз ихтимал. Эшлекле сәфәрләрдән баш тартмагыз, югыйсә зур акчалар башка кесәгә китәр. Гаиләгезгә игътибарны арттыра төшегез, югыйсә тормыш иптәшегез белән арагыз суыныр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга юл куярга өйрәнергә вакыт. Сертотмас үрдәк кебек гел бар серне...
КУЧКАР (21.03-20.04)лар эштә мәхәббәт куертып күңелсез хәлләргә тарырга мөмкин. Хезмәттәшләрегез моннан файдаланып калырга тырышыр. Эш урынын югалтуыгыз ихтимал. Эшлекле сәфәрләрдән баш тартмагыз, югыйсә зур акчалар башка кесәгә китәр. Гаиләгезгә игътибарны арттыра төшегез, югыйсә тормыш иптәшегез белән арагыз суыныр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга юл куярга өйрәнергә вакыт. Сертотмас үрдәк кебек гел бар серне сөйләп йөрмәгез. Конкурентлар йокламый, мәгълүматтан файдаланып, сезне төп башына утырытып калдырулары мөмкин. Эшлекле киңәшмәләр өчен атна башы уңыйлы. Атна ахырында талчыкканлыкны бетерү өчен ял итеп алу, якыннарыгыз белән кич утыру яки мунча керү отышлы булыр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә кызып китү гадәтен бетерергә киңәш итә йолдызлар. Адым саен хезмәттәшләрегез белән этләшү яхшыга илтми. Финанс өлкәсендә уңышсызлыкка очрарсыз, әмма бу вакытлыча. Шәхси тормышыгыз да бик үк ялтырамый, гаиләне саклап калу өчен үзгәрергә кирәк булыр. Үткәндәге хаталар тынычлык бирмәс.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга әйләнә тирәдегеләргә карата бераз йомшагырак булырга кирәк. Бар кеше дә критиканы ярата һәм уңай кабул итә дигән сүз түгел. Ә менә финанс өлкәсендә көтелмәгән премия кәефегезне генә күтәреп калмас, эшкә илһам бирер. Пәнҗешәмбе ялгыз калып уйларыгызны тәртипкә китерү яхшы булыр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар коллектив белән эшләү ягында. Бердән бу яхшы күрсәткечкә ирешү өчен кулай булса да, үз планыңны тормышка ашыру күпкә кызыклырак. Хезмәттәшләрегез йогынтысына бирелмәгез, алдануыгыз ихтимал. Ялларны күңел ачып һәм шопинг ясап үткәрерсез. Туганнарыгыз турында да онытып җибәрмәгез.
КЫЗ (23.08-22.09)ларның лидерлык сәләте мактауга һәм хөрмәткә лаек. Бар нәрсәне дә контрольдә тоту, һәркайда да беренче булуыгыз күпләрнең эчен пошыра бугай, саграк булыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә кыенлыклар тууда үзегез гаепле. Бәлки хисләр, уйларны тәртипкә салу уңай нәтиҗә бирер. Ялларда якыннарыгызны тәмле әйберләр пешереп сыйлагыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр эштә яхшы күрсәткечләргә ирешер. План буенча эш йөртә белү көтелгән нәтиҗәне бирер. Проблемаларны стандарт булмаган юл белән чишә алуыгыз җитәкчегезне дә шаккатырыр. Файдалы иганәче ярдәменнән баш тартмагыз, мондый мөмкинлек гел бирелми. Гаиләдә бар да тәртиптә, борчылыр урын юк.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар кризистан чыга алмый интегә. Әмма эш бармый дип баш иеп күңелсезләнеп утырырга кирәкмәс. Атна ахырына кара полоса акка алмашыныр. Уңышсызлыкка борчылып, җыелган эмоцияне сөйгәнегезгә чыгармагыз. Ул да таш түгел, түземлеге бетеп, арагыз суынырга яки гомерлеккә аралар өзелергә мөмкин.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар һәрвакыт тормышны кызыклырак һәм матуррак итәргә омтыла. Кызыклы чараларда йөреп, файдалы мәгълүмат тупларсыз. Репутациягезне төшермәс өчен уңышыгыз белән мактанмагыз. Ялларда туганнарыгызның хәлен белегез, бергәләп кибетләргә чыгыгыз. Финанс хәле тотрыклы.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр күңел ачу чараларыннан күпкә ераклашкан булса кирәк. Кырык эшне кырык якка ташлап ял иткәнегез бармы? Эшлекле сәфәрләр, киңәшмәләр, кәгазь эшеннән кала гаилә белән ял оештырсагыз ике як өчен дә отышлы булыр иде. Эш качмый, ә якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары белән араларны җайларга вакыт. Гомер тиз уза, соңга калуыгыз ихтимал. Кискен хәрәктәләрдән тыелып торыгыз, имгәнү куркынычы бар. Ялларда дуслар, кунаклар килеп төшүе мөмкин. Сый-нигъмәтләрне алдан әзерләп кую отышлы булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның бу атнасы әкияттәге кебек булыр. Хәтта эш белән бәйле вак-төяк проблемалар да кәефегезне төшермәс. Атна башында ук акча кереме көтелә. Әмма акча тотарга ашыкмагыз. Шопинг өчен атна ахыры уңышлы. Ерактан туганнарыгыз килеп чыгуы мөмкин. Экскурсовод һәм пешекче булырга туры килмәгәе.
Нет комментариев