Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (6 – 12 ноябрь)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар сөйгәннәренә ышанып бетми, гел тикшереп тора, көнләшә. Гел болай кылансагыз, парыгызны югалтуыгыз мөмкин. Бер сүз араны боза ала, ә ахырдан үкенеп кенә файда булмас, сабыр холыклырак булырга өйрәнегез. Якыннарыгызга карата да игътибарлы булыгыз. Гомер ике бирелми, кадерен белергә кирәк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар һаман эшкә тотына алмый интегә. Бәлки алдыгызга...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар сөйгәннәренә ышанып бетми, гел тикшереп тора, көнләшә. Гел болай кылансагыз, парыгызны югалтуыгыз мөмкин. Бер сүз араны боза ала, ә ахырдан үкенеп кенә файда булмас, сабыр холыклырак булырга өйрәнегез. Якыннарыгызга карата да игътибарлы булыгыз. Гомер ике бирелми, кадерен белергә кирәк.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар һаман эшкә тотына алмый интегә. Бәлки алдыгызга билгеле бер максат куеп, бүгенге көнгә һәм киләчәккә план төзеп эшли башлау нәтиҗә бирер. Сез хәтта уй-фикерләрегезне дә тәртипкә китерә алмыйсыз. Узегезне кулга алыр вакыт. Булдыра алмасагыз, тәҗрибәле психологка барып киңәшү яхшырак булыр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр белемен күтәрергә уйлар. Бу, әлбәттә, яхшы фикер. Тик артык күп көч түгәргә ашыкмагыз. Якыннарыгызның авыр сүзләрен якын алмаска тырышыгыз. Кайвакыт сезне аңламыйлар, гел гаеплиләр кебек тоела. Бу халәттән качу юлын эзләмәгез, ә проблеманы чишү юлын табарга тырышыгыз. Моның өчен өйдә берьялгызы калып, уйлану яки китап уку да җитә.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларны финанс тотрыксызлыгы көтә. Банктан кредит яисә ссуда алганчы, дус-ишләрдән бурычка алып тору хәерлерәк булыр. Ә иң яхшысы бөтенләй әҗәткә чуммый гына акчаны дөрес тота белү. Атна ахырында гаилә мәшәкатьләре белән мәш килерсез. Башка шәһәргә яки кунакка, һичьюгы берәр чарага барып килү дә кәефне күтәрергә сәләтле.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар соңгы вакытта усал һәм тиз кызып китүчән. Сезнең ачулы карашыгыз тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен кырырга мөмкин. Бәлки кызып китмәс өчен ни дә булса эшләү, хобби табу кирәктер. Негатив энергияне эшкә юнәлтергә тырышыгыз, нәтиҗәсе куандырыр. Үзегезне яхшырак хис итәрсез, алай гына да түгел - тормышка мәхәббәт артыр, яшәү тәмен табарсыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада арыганлык белән көрәшер. Хәтта кулыгыздан эш бармас, ял итәсе яраткан фильмнарны карыйсы килер. Урамга чыгарга да иренерсез. Шуңа күрә артык зур эшләр планлаштырмау яхшырак булыр. Организмга ял кирәк, югыйсә инфекция йоктырып, бөтенләй авырып китмәгәегез. Якыннарыгызга таяна аласыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр гел кәеф күреп йөрүдән туя башлады бугай. Артык исерткеч эчемлекләр белән мавыгу хәерлегә түгел. Болай дәвам итсәгез, хәтер югалту һәм чирләп китүегез ихтимал. Атнаның икенче яртысында яңа кешеләр белән танышырсыз. Эшлекле очрашулардан баш тартмаска тырышыгыз. Киләчәкне кайгырта башлагыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар мактауга лаек. Алар һәрвакыт куелган максатка ирешә белә, барлык кыенлыкларны да аек акыл белән җиңә. Тиак эш белән мавыгып, гаилә турында онытып җибәрмәгез. Якыннарыгыз, аеруча балалар сезнең игътибарга мохтаҗ. Атна уртасында гаиләдә зур тавыш чыгарга мөмкин, сак булыгыз. Телегезне тыя белегез. Атна ахырында зур акча кереме көтелә.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бу атнада юридик сораулар, эш кәгазьләре белән саграк булырга киңәш итә йолдызлар. Шәхси тормышта кинәк кенә зур үзгәрешләр булырга тора. Тик элеккеге сыналган мөнәсәбәтләргә нокта куярга ашыкмагыз. Тагын бер кат уйлагыз, бәлки сөйгәнегезгә кабат шанс биреп караргадыр. Дуслар белән күрешү, шопинг оештыру өчен уңай вакыт.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә акча саклау мәсьәләсенә игътибарлырак булу кирәк. Берникадәр өлешен картада тотсагыз, калганын өйдә саклау отышлырак булыр. Мошенниклар һәм караклар тозагына эләгүдән сакланыгыз. Өйдә көнкүреш техникасы ватылу һәм имгәнү куркынычы бар, сак булыгыз. Әҗәткә акча алмаска тырышыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларны гаиләдә ызгыш-талаш көтә. Барысы да иптәшегезгә уй-фикерегезне дөрес итеп җиткерә белмәүдән. Көнләшер сәбәп ясамагыз һәм үзегезне мөмкин кадәр сабыр тыныч тотыгыз. Ачыктан ачык сөйләшү гаиләне саклап калырга ярдәм итүен истән чыгармаска киңәш итә йолдызлар. Икенче бер вариант - мөнәсәбәтләрдә бераз ял алу. Эштә бар да тәртиптә, борчылыр урын юк.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның атнасы эш белән үтәр. Үзегезгә артык күп вазифа йөкләү - организмның талчыгуына китерә, шуны онытмагыз. Хезмәттәшләрегезгә таянмагыз, хәтта ышанырга да кирәкмәс. Көтелмәгән вакытта «ышанычлы» дусларның да аяк чалып куюы бар. Яшәү көчен, энергияне дөрес итеп бүлегез, югыйсә күп эшләп авырып китеп, хастаханәгә эләгүегез ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев