Лениногорскилылар, сез техника чарасы кулланганда курку хисе кичерәсезме? (тест)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез техника чарасы кулланганда курку хисе кичерәсезме? (тест)

Үзегез белән еш кына берничә техника яки электроника чарасы йөртәсезме? (Кәрәзле телефон, ноутбук, МРЗ-плеер һ. б.) Кулланганда курку хисе кичермисезме? Әллә киресенчәме? Әйдәгез, сынап карыйк әле. Очколар: А - 0; Б-1; В-2; Г-3. 1. Кәрәзле телефоныгыз өйдә еш каламы? A. Берәр шалтырату көткәндә генә телефонны үзем белән алам; Б. Бик...

Үзегез белән еш кына берничә техника яки электроника чарасы йөртәсезме? (Кәрәзле телефон, ноутбук, МРЗ-плеер һ. б.) Кулланганда курку хисе кичермисезме? Әллә киресенчәме? Әйдәгез, сынап карыйк әле.

Очколар: А - 0; Б-1; В-2; Г-3.


1. Кәрәзле телефоныгыз өйдә еш каламы?

A. Берәр шалтырату көткәндә генә телефонны үзем белән алам;

Б. Бик еш алам;

B. Кайчак онытылып кала;

Г. Беркайчан да онытылмый. Онытсам, кире кайтам-.

2. Кәрәзле телефонның кайсы функцияләрен еш кулланасыз?

А. Шалтыратуга җавап бирәм, кешегә шалтыратканда хәтер китабын кулланмыйм, номерны өр-яңадан җыям; Б, Шалтыратам, җавап бирәм;

В. СМС җибәрәм;

Г. Нәрсә бар, бөтенесен кулланам.


3. Яңа сатып алган электрон җиһазны кулланганда үзегезне ничек тотасыз?


A. Куркам;

Б. Дискомфорт тоям;

B. Кирәкле җиһаз буларак карыйм;

Г. Бөтен эшемне ташлап, яңа җиһазның "эче"нә чумам.

Ә хәзер санап карыйк:

0-3 балл: кызганыч, ләкин сез -техникадан куркучы кеше. Куркуны җиңеп, техниканы өйрәнә башлагыз.

4-6 балл: техниканы яратмыйсыз. Әмма аны кулланганда паникага бирелмисез. Бу инде яхшы. Үзегез өстендә тагын да күбрәк эшләгез.

6-9 балл: сез техника яңалыкларын үз-үзегезгә ышанып, белеп кулланучы. Фанатлык хисе юк.


Нет комментариев