Лениногорскилылар Арчада “Аударыш”та призлы урыннар алды
6 октябрьдә Арчада традицион “Ат көне” бәйрәме узды.
Анда ат чабышлары, төрле уеннар, конкурслар оештырылган. Шулай ук “Аударыш” көрәшен дә халык яратып караган. Уенда Тукай, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Арча, Әтнә, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарыннан унлап команда катнашкан.
Быелгы “Аударыш”ның үзенчәлеге: көрәшчеләр иярле атта да көч сынашкан.
«Без инде ничә ел дәвамында Арчада «Аударыш»ны оештырабыз. Быел беренче тапкыр ияр белән көрәштеләр. Татарстанда әле болай көрәшкән юк иде, бу беренче тапкыр, моңа кадәр гел иярсез иде. Халык иярсезне кабул итә, кызыграк та. Ияр белән көрәшү авыррак та, кызыгы да алай юк, дип әйттеләр. Мин инде аны белеп торам, Татарстан, татар халкы иярсез, натураль көрәш яклы. Бөтен дөньяда ияр белән көрәшәләр. Россия буенча иярсез. Алтай, Башкортстан, Калмыкия, Кырым татарлары – барыбыз да иярсез көрәшә”, - ди Лениногорск районында татар токымлы атлар үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин.
Аның сүзләренчә, иярле ат белән көрәшү җәрәхәтләр алу ягыннан куркынычрак. «Без Кыргызстан, Казахстан көрәшчеләре белән сөйләшәбез. «Без Ютубтан сезнең көрәшне яратып карыйбыз, кан кызып китә», диләр. Иярсез кызыграк, ат та сизеп тора», – диде ул.
“Аударыш” көрәшендә Лениногорск районы ир-егетләре сынатмады. Менә аларның нәтиҗәләре:
Иярле атта көч сынашучылар арасында, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны Илдар Хамадиев алды.
90 килограммга кадәр авырлык категориясендә, икенче урында - – Суранбек Уулу Кубанычбек.
90 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүче – Динар Хәйбриев, өченче урында - Ранил Әхмәтҗанов.
Иярсез атта көч сынашып җиңүчеләр арасында, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә: III урын – Илдар Хамадиев.
90 килограммга кадәр авырлык категориясендә: III урын – Суранбек Уулу Кубанычбек .
90 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүче - Ранил Әхмәтҗанов, икенче урында -Динар Хәйбриев.
фото: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/2348919.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев