Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар авария хәлендәге агачларга шикаять белдерә

Лениногорскида яшәүчеләр муниципаль районның ВКонтакте төркемендә зур булып үскән, кеше тормышы өчен куркыныч тудырган агачларга зарлана.

 

"Без - Буденный урамы, 15А йортта яшәүчеләр елга янындагы зур булып үскән тирәкләрне кисүне сорыйбыз. Агач йорт ягына таба авышкан, көчле җилдә бик куркыныч. Тирәк янында газ торбасы да уза, агач ауса, аңа да зыян киләчәк", - диләр.


Башкарма комитет әлеге шикаятьне игътибарга алды. Коммуналь хезмәтләр белән:   «БлагСтройДорХоз»,  «Строй-Барс», «Стройснаб» җәмгыятьләре белән берлектә авария хәлендәге агач киселде.

Төзекләндерү буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгатьләр юллый аласыз: 8(85595) 5-06-12 (приемная).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев