Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Яңа гасыр каналында тапшыруда төштеләр

Бу атнада карыйбыз.

Лениногорскиның талантлы, чибәр ханымнары һәм талантлы егетебез 11 сентябрьдә "Яңа гасыр" каналында күрсәтелүче "Башваткыч" тапшыруында төштеләр.

Лениногорскидан милли-мәдәни үзәк методисты Гөлнара Вагизова, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова, Нефть музеенда экскурсияләр алып баручы Әлфия Гайфетдинова һәм 11нче гимназия укучысы Азамат 11 сентябрьдә Казанда, “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар.

“Бу тапшыруда төшү – безнең өчен яңа, ул безгә яңа хис-тәэсирләр, яңа тәҗрибә бирде. Безгә бик ошады. Тапшыру әзерләүнең барлык нечкәлекләрен күрдек”, - ди Гөлнара Вагизова.

“Башваткыч”та тапшыруы тулаем безнең төбәккә багышланган. Сораулар да, билгеле, Лениногорск тарихы белән бәйле. Әйтик, Лениногорск җирлегендә нинди биналар, нинди истәлекле урыннар бар, Ленин урамында нәрсәләр урнашкан, Сугышлы авылыннан кемнәр чыккан (язучы, шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман, Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиатуллин, Мисбах Хәлиуллин)  - менә шундыйрак сораулар.

“Бәкер шифаханәсе, “Чишмә” иҗат берләшмәсе, “Алмакай” турында да сүз булды. Нефть темасы да тулаем яктыртылды. Шулай ук Шөгердәге нефть музее турында да, безнең төбәктән чыккан җырчылар хакында да сораулар бирелде”, - ди Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова.

Кыскасы, тапшыруда катнашучыларыбыз Лениногорск шәһәре һәм районы буенча имтихан тапшырган кебек булганнар.
Тапшыруның турлары арасында – тәнәфесләрдә Вагизов Азамат Людмила Аланлының шигырен сөйләгән, Ләйсән Т.Шәмсуаров сүзләренә Л.Аланлы иҗат иткән "Кояшлы Татарстан" җырын башкарган, Әлфия Гайфетдинова Т. Шәмсуаровның “Минем ягым” шигырен сөйләгән.

Якташларыбызны бу атнада зәңгәр экраннарда күрсәтәчәкләр. 16 сентябрьдә 18.15 тә  ТНВ Планета каналыннан карарга онытмагыз.

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаерле кон! Мин Сургутта ТНВ, Майдан каналын бик яратып карыйм, Бик кота идем, кайчан минем Туган ягымнан, катнашырлар дип, унышлар телим! Але иремнен сенелесенен килендаше катнаша икан, бахет елмайсын, матур телаклар гена телим, барчагызга да!