Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, белми калмагыз: Татарстанда иң яхшы авыл мәдәният йорты бәйгесе старт ала

10 февральдә авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни учреждениеләрдән конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Җиңүчеләргә 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Бәйгедә шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләре, мәдәни-ял итү тибындагы оешмалар, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре, мәдәният өлкәсендә башка өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала.

«Иң яхшы китапханә», «Иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение», «Иң яхшы музей» һәм «Иң яхшы мәдәният тармагының балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе» номинацияләрендә җиңүчеләр 100 мең сум акчалата бүләк алырга мөмкин булачак. Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 50 мең сум акча биреләчәк.

Гаризалар 2020 елның 6 мартына кадәр кабул ителә. Катнашучылар конкурс материалларын электрон почта аша irtimkrt@mail.ru адресына җибәрә алалар. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/

Фото :https://vk.com/id564256232

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев