Лениногорскилылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар (+ фотолар)
Лениногорскида Җиңү бәйрәме көненә карата митинг һәм парад узды.
Бүген – дулкынландыргыч көннәрнең берсе. 81 ел элек илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү яулады.
Җиңү биңел генә бирелмәгән, күп кенә югалтулар булган. Әйтик, Лениногорск районыннан 12 мең кеше яу кырына киткән, шуның яртысы әйләнеп кайтмаган. 12 лениногорскилы Советлар Союзы Геройлары исеме алды, Лениногорскиның 3 солдаты – Дан орденының тулы кавалерлары.
Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан ике генә ветераныбыз исән-сау.
Митингта исә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашты.
Бүген безгә тынычлык бүләк итүче батыр якташларыбызны искә алыр өчен, лениногорскилылар Мәңгелек ут һәйкәленә килделәр.
Җиңү бәйрәме митингын барабанчылар башлады. Аннары Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов район башлыгы Марат Гирфановка парад башлануга әзер икәнлекне белдереп рапорт бирде.
Аннары колонналар белән башта хәрбиләр, аннары мәктәп укучылары узды. Соңыннан якыннарының портретларын тотып, “Үлемсез полк”та катнашучылар кушылды.
Төз-төз колонналар үзәк мәйданга таба киттеләр.
Розалия Мостафина фотолары
фотоларның күбесе «Галерея» бүлегендә , курсорны түбәнгә төшереп карагыз







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев