18 мартта Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды.
Эш эзләүчеләргә геодезист, транспорт буенча инженер, ПТО начальнигы, бухгалтер, медицина шәфкате, фельдшер, “Газель” машинасына машина йөртүче-экспедитор, азык промышленносте технологы, аш пешерүче, тегүче, чигү машинасы операторы, җыештыручы, урам себерүче кебек эш урыннары тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсенә 94 кеше килде, шуларның 39ы – хатын-кыз, 29ы – яшьләр. Килүчеләр вакансияләр турында мәгълүмат, Мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация алды. 35 кеше эшкә юллама алып китте.
Чыганак: http://leninogorsktrud.ru/
Нет комментариев