Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: Качману көнендә суга чумганда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска чакыралар

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң,  күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Лениногорск районында Качману көнендә суга чуму өчен өч махсус урын булдырылган.

Махсус билгеләнгән урыннар: 

- Агадуллин урамында урнашкан ачык, туңмый торган сулык (халык телендә моржовник дип йөртелә)

- Иске Писмәндә "Красный ключ" чишмәсе

- Федотовка авылында "Тәрле чишмә"

Су коенганда куркынычсызлык чаралары турында онытмаска дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр бүлеге.

Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

 

Фото: "Лениногорск-информ"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев