Лениногорскилылар «Җиңү диктанты» акциясенә кушылды
Лениногорскилылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылдылар.
Лениногорскида 12 мәйданчыкта тарихи акция узды.
Акция 2019 елдан үткәрелә башлады.
Лениногорскида 13нче мәктәптә узган акциягә 10-11нче сыйныф укучылары, администрация вәкилләре, Мәгариф идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре килде, шулай ук 13нче мәктәп укытучылары да диктантта катнашты.
Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алиса Сергеева әйтүенчә, үз иленең тарихы турындагы белемнәрен тикшерергә һәм герой-ветераннарга хөрмәт күрсәтергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. “Узган елда без мәктәптә әлеге акциягә 60 кешене кабул итсәк, быел 80 кеше булды”, - ди.
Акциядә катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциягә багышланган 25 тест соравына җавап бирде. Күбесе алдан әзерләнеп, тарихи фактларны хәтерендә яңартып килгән. Шундыйларның берсе – 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Илнар Хәмидулллин.
“Мин тарих белән нык кызыксынам. Шунлыктан диктантка катнашырга килдем дә. Бөек Ватан сугышы белән бәйле күп кенә тарихи фактлар ачылып бетмәгән әле. Без барысын да белеп бетермибез. Бу диктантта үзем өчен яңалыклар алдым”, - ди Илнар.
Районда шулай ук тарихи акциягә онлайн форматта, “Диктант Победы” сайтына кереп, кушылучылар да булды. Мәсәлән, Сарабиккол мәдәният хезмәткәрләре – алар рәтендә.
Розалия Мостафина фотолары



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев