Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Казанда районыбызның мәдәниятен тәкъдим итәчәк

Шушы елның апреленнән Казанда республиканың муниципаль районнары арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы старт алды.

Быел конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы эгидасында уза.

Республика районнары үз чыгышларын башкаланың төрле мәйданчыкларында уздыра, анда мәдәни программа тәкъдим ителә.

Лениногорск районы үз мәдәниятен Казанда 12 октябрьдә  Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында «Лениногорск минем күңелдә» исемле чарада тәкъдим итәчәк.

Лениногорск районы мәдәниятен тәкъдим итү 14.00 сәгатьтә башлана.

14.00  – интерактив зоналар эшләячәк: күргәзмәләр, мастер-класслар, районыбызның йолалары, традицияләре күрсәтеләчәк.

15.00 сәгатьтә – Лениногорск районының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, аларга теләктәш белдереп якташыбыз, татар эстрадасы йолдызы – Илсөя Бәдретдинова киләчәк.

Димәк, Казанда яшәүче якташларыбыз, Лениногорск районының дуслары 12 октябрьдә, Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты, Советская урамы, 18нче йорт адресы буенча килеп, күрә алалар.

фото: Гүзәлия Нигъмәтзянова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев