Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар танылган блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашты

Лениногорск районы яшьләре танылган блогер, эшмәкәр, мотиватор һәм көчле рухлы шәхес – Рөстәм Нәбиев белән очраштылар.

Очрашу Мәдәният сараенда узды. 

Әлеге очрашу Татарстанның районнарында үтә торган “Авыл яшьләре” проекты кысаларында  оештырылды. Проектны оештыручылар – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан яшьләр эшләре буенча министрлык һәм Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе. 

Проектның максаты – яшьләрне, бигрәк тә авыл яшьләрен үзгәрешләргә рухландыру: үзең яши торган җирлектә, үзеңдә. 

Районнардагы очрашулар өчен аерым спикерлар һәм темалар билгеләнгән. Лениногорск районына алда язган шәхес – Рөстәм Нәбиев иде, ә темасы – “Авылда медиа”.

Рөстәм Нәбиевның кем икәнен күпчелеге беләдер, ул –Башкортстанның Чакмагыш егете, армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган параспортчы. Ул көчле рухлы шәхес, инвалид коляскасында калса да, төшенкелеккә бирелмичә, Эльбрус һәм Манаслу тауларына кулында менгән. Ул социаль челтәрдә үзенең блогын алып бара, анда спорттагы казанышлары турында сөйли, инвалид кешеләр өчен уңайлы мохит турында күрсәтә. 

«Минем эшчәнлегем кешеләрне ниндидер мотивка этәрә һәм кешеләр арасында дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә», - ди Рөстәм Нәбиев. 

Очрашуда үзе булган вакыйгаларны сөйләде. Шулай ук социаль челтәрдә үсәргә, блогер булып эшчәнлек башларга теләүчеләргә киңәшләрен дә җиткерде.

Менә аларның кайберләре:
- кешеләр ялганны, икейөзләнүне тиз сизә, шунлыктан гади булып кал

- хейттан куркырга кирәкми. Әгәр сине тәнкыйтьлиләр икән, димәк, син алга барасың

- шәхси тормыш вакыйгаларың белән бүлеш 

- даимилек турында онытма. Социаль челтәрдә уңыш системалылыкка корылган: “Уңай вакыт көтеп торма, бүгеннән башла”.

Очрашу ахырында, әлбәттә, Рөстәм белән фотога төшәргә теләүчеләр күп иде. Ул аларның һәрберсе белән истәлеккә фотога төште, аралашып алды. Шундый ачык, киң күңелле шәхес белән күрешүгә һәркем шат булды. 

 

фото: https://vk.com/selmolrt?ysclid=mf3ys8cee540726273

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев