Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнаша

Бүген – 8 сентябрьдә Лениногорскида VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау уза.

Лениногорск шәһәре һәм районында сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә үз эшен башлады.

Шәһәр һәм районда 54 сайлау участогы эшләячәк, ике участок – вакытлыча була: берсе – Лениногорск үзәк хастаханәсе территориясендә, икенчесе – “Бәкер” шифаханәсендә.
Сайлау участоклары ачылгач, анда Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. 

Көндезге сәгать 12гә Лениногорск районында сайлау участокларына 30 процентка якын сайлаучы килгән иде, ә шәһәрдә 15 процент сайлаучы тавыш биргән. 

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


Барлыгы 100 депутат сайланачак, 50 депутат – партия исемлегеннән, 50 депутат бермандатлы сайлау округларыннан.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.
 

Розалия Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев