Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар V Бөтендөнья шахтёрлар Сабантуенда катнашты

Бу көнне Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә 15 меңнән артык кеше җыелды.

Шәһәрнең Зенковский паркында Кузбасс, Пермь крае, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләре, Алтай крае, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм, әлбәттә, онытылмаслык милли биюләр, җырлар һәм традицион кухня бүләк иткән Татарстан Республикасы вәкилләре очрашты.
 Прокопьевск шәһәре икенче ел рәттән әлеге күркәм йоланың үзәгенә әверелә. Чөнки нәкъ менә Кузбасста иң зур татар-башкорт җәмгыятьләренең берсе яши. Аларның ата-бабалары бирегә узган гасырның 30 нчы елларында ук бу күмер чыганакларына бай җирләрне үзләштереп килгәннәр.
Сабантуй мәйданында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән делегацияләр аерым-аерым 11 ишегалды булып тезелеп киткән иде. Аларның һәрберсендә кунак булып килгән төбәкнең тормыш-көнкүрешен, милли мәдәният-сәнгатен, аш-су осталыгын  чагылдыручы күргәзмә, осталык сыйныфлары оештырылган. Халык уен кораллары ансамбле, илебездә яшәүче төрле милләтнең үзенә генә хас милли киемнәре, җыр-биюләре Сабантуйны чын дуслык бәйрәменә әверелдерде.


Сабантуйның мәртәбәле кунаклары арасында Кузбасс губернаторы Илья Владимирович Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев бар иде. «Хәзер без Горловка белән генә түгел, безнең Сабантуйга Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов җитәкчелегендә үз делегациясен җибәргән Татарстанның Лениногорск шәһәре белән дә тугандаш”,-- дип билгеләп үтте Кузбасс губернаторы Илья Владимирович. 


Дөрестән дә, иксез-чиксез илебезнең төрле төбәкләренә таралып яшәүче татарлар, менә шушындый сабатуйларда Татарстаннан икәнеңне белгәч, аерым бер җылылык белән аралаша башлыйлар. Прокопьевск шәһәрендә дә татарлар гаять күп яши. Монда сугыштан соңгы елларда гаиләләре белән күчеп килгән, завод-фабрика мәктәбен тәмамлап эшкә килгән яшьләр күпләп торып калган. Кемерово өлкәсендә бүгенге көндә 40 меңнән артык, ә Прокопьевскида -7 меңгә якын татар кешесе яши. Татарстан алар өчен ата-бабалары нигезе булган, үз милләтләре, туган телләрен саклаучы изге урын булып тора. Сабантуйның Лениогорск делегациясе төпләнгән ишегалдын уратып алган халык, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәл сораша, күргәзмәгә куелган кул эшләре белән кызыксына. Кайберсе янәшәдә генә уйнап торган гармунчыга кушылып җырлый, гармун моңы һәм җырга күз яшьләре кушыла.
Лениногорскилылар үз ишегалларында “токмач кисү остаханәсе” дә ачып җибәргән иде.


“Кулдан кискән токмач бу якларда бик таралган ризык түгел, шуңа күрә без үзебезнең милли ризыгыбызны әзерләп күрсәтергә булдык. Остаханәбез сабантуй кунакларына ошады, алар токмачны кисеп тә, кайберәүлә хәтта чи килеш кенә ашап та карады. Мин үзем шәһәребездәге “Ак калфак” берләшмәсендә торам, Кузбасста да бар бу оешма, аларны эзләп таптым, планнар, алдагы ниятләр турында сөйләшеп, фотога төшеп бергә бик күңелле аралаштык. Махсатыбыз бер – милли йола, гореф гадәтләребез, телебез һәм мәдәниятебезне саклау булгач, аралашу да җиңел, дустанә булды”,- ди шәһәребез делегациясе әгъзасы Регина Гыйззәтуллина.

Фото муниципаль район сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев