Лениногорскилылар «Хикмәт»тә цифрлы сервислар белән эшли белү сәләтләрен күрсәтте
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта компьютерда күп төр ярыш буенча республика Чемпионаты узды.
"Хикмәт» – «Буыннар бәйлэнеше» («Связь поколений») - компьютер белемнәре һәм цифрлы сервислар белән эшләү буенча команда ярышларының яңа форматы.
Чемпионатта 60 яшьтән өстә булган ир-атлар һәм 55 яшьтә өстә хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балалар (оныклар) һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
Чемпионат түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды:
- "Яндекс. Россия халыклары бердәмлеге елы»
- Смартфонда эшләү. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы
- Мәгълүмати һәм финанс иминлеге.
Лениногорск районын Римма Фәтхуллина, Андрей Ахлестин (хәрби хәрәкәтләр ветераны), Булат Хәйруллин һәм аның оныгы Раян Шәйдуллин тәкъдим итте.
Шәхси беренчелектә Раян “Мәгълүмати һәм финанс иминлеге» номинациясендә беренче урын алды һәм абсолют зачетта 2нче урынга лаек булды.
фотолар: Фәридә Усмановадан




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев