Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 8 —14 апрельгә йолдызлар фаразы

Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар иҗади мөмкинлекләрегезне яшермәгез, чөнки алар
сезне яхшы керем белән сөендерергә мөмкин. Ялгыз Кучкарлар җитди булмаган
мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез. Кайбер
Кучкарлар теш табибына баруны кичектереп килә, озакка сузмагыз, апрель
тешләрне дәвалау өчен иң кулай вакыт.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар эштә уңышка ирешергә теләсәгез, бары үз көчегезгә
генә ышаныгыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, апрель аенда йолдызлар читкә
карамаска киңәш итә. Сәламәтлек ягыннан бар да яхшы булачак. Бу айда
Үгезбозауларның сәяхәткә барып кайту мөмкинлеге бар: ял итү белән бергә
кызыклы мәгълүматлар туплап кайтырсыз. Җитди мәсьәләләрне хәл итүне
кичектереп торыгыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр шәхси эш ачып җибәрү өчен уңышлы булачак.
Бизнесыгыз чәчәк атачак, яхшы керемнәр китерәчәк. Кайбер Игезәкләр яхшы эшкә
урнашырга мөмкин. Гомумән, бу атна сезнең өчен уңышлы, күңелле вакыйгаларга
бай булырга ошаган. Апрель шулай ук гаилә кору өчен дә яхшы ай. Игезәкләр
сәламәтлеккә зарланмаса да, спорт белән шөгыльләнергә кирәк


КЫСЛА (22.06-22.07)лар даими рәвештә илһам килеп торачак. Әмма
хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Әгәр бу атнада Кыслалар
бурычларыннан котылса, эшләре гөрләп барыр. Мәхәббәт өлкәсендә уйлап эш
итсәгез, йолдызлар сезнең яклы булыр. Күз күремен саклагыз, компьютер
алдында озаклап утырмагыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар чит телләр өйрәнергә вакыт, эшегездә аның
һичшиксез кирәге чыгачак. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмас. Ялгыз
Арысланнарга йолдызлар сөйгәннәренә гаилә корырга тәкъдим итәргә киңәш итә.
Бу атнада Арысланнарга тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, спортка
күбрәк игътибар бирергә кирәк.


КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада зарланырлык нигез булмас, чөнки эшегездә
дә, шәхси тормышыгызда да уңыш елмаеп кына торыр. Шуңа күрә яңа эш турында
уйламагыз да. Бу айда сезгә сауна, спортзал, бассейнга ешрак йөрергә киңәш
ителә. Болар сәламәтлеккә дә файдалы булачак, тормыш рәвешегезгә дә
үзгәрешләр кертәчәк. Мәхәббәт өлкәсендә ялгыз Кызларның бар да тыныч булса,
гаиләле Кызлар сөйгәннәре белән сүзгә килергә мөмкин.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, ниһаять, бу атнада Үлчәүләрнең теләгән эшләренә
урнашу, югары хезмәт алу мөмкинлеге булачак. Иң мөһиме: ялкауланмаска!
Йолдызлар Үлчәүләргә сөйгәннәре белән бәхәсләшмәскә киңәш итә. Алда
кызыклы шәхесләр белән танышулар көтелә. Сәламәтлекне ныгыту өчен
Үлчәүләргә йога белән шөгыльләнергә һәм күбрәк саф һавада йөрергә кирәк.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар хәтта мөһим булып тоелган эшкә дә бу айда йолдызлар
сезгә юмор аша карарга киңәш итә. Бу хезмәттәшләрегез белән киеренке
мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәчәк. Апрель аенда күптәнге бурычларны
кайтару турында уйларга кирәк. Өйгә кайтканда, тискәре, начар уйларыгызны
ишек артында калдырыгыз. Ялгыз Чаяннар исә кызыклы мәхәббәт маҗаралары
белән мавыгырга мөмкин.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар оялу, уңайсызлану кебек сыйфатлардан арыну, эшегездә
бөтен сәләтегезне күрсәтү өчен уңайлы вакыт. Хезмәт хакының күтәрелүе озак
көттермәс. Мәхәббәт өлкәсендә бик тә күңелле үзгәрешләр булырга мөмкин. Ай
башында ук ялгыз Укчылар идеаль кешесен очратачак. Гаилә кору өчен дә апрель
- уңышлы вакыт. Гаиләле Укчыларга гаиләләре ишәюе турында күңелле хәбәрләр
килергә мөмкин.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр әгәр бертуктаусыз акча турында уйласа,
эшләрендә уңышка ирешү ихтималы юкка чыгарга мөмкин. Шулай да атна
кызыклы, күңелле вакыйгалар белән истә калачак. Күптән күрешмәгән танышыгыз
белән очрашу ихтималы бар. Туклануга игътибар бирергә онытмагыз. Җиләк-
җимеш, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирегез. Ешрак табигатькә чыгыгыз.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар Бу атнада, гомумән, бу айда сезгә хезмәттәшләрегез
арасындагы авторитетыгызны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк. Уңыш
артыгыздан калмый, ияреп йөри сыман тоелса да, сак булу комачауламас.
Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзгәрешләр күзәтелмәс.
Сәламәтлеккә игътибар бирегез, баш авыртулар борчырга мөмкин.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар киләчәккә корган планнарның кайберләре тормышка аша
башларга мөмкин. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмаячак. Эшегездә дә
сездән көнләшүчеләр бар. Өйдә күңелсез булса, сөйгәнегез белән театр, концерт
яки кинога барып, ирек ачып кайтыгыз. Сәламәтлектә тайпылышлар сизелсә,
кичекмәстән табибга күренегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев