Лениногорскилыларга октябрьнең беренче атнасына Йолдызнамә
Магнитлы көннәр 1 октябрь 8.00-11.00 15.00-18.00
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада проблемалары хакында беркемгә дә сөйләмәскә киңәш итә йолдызлар. Әйтелгән сүзне үзегезгә каршы кулланулары мөмкин. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, хис-тойгыларга бирелмәгез. Тормышыгызга бәлки ниндидер үзгәреш кертергә вакыттыр. Шул хакта уйлану комачау итмәс.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның якыннары белән конфликтка керүе сәламәтлеккә тискәре йогынты ясар. Бөтенләй авырып киткәләгәнче профилактик чаралар күрегез. Югыйсә хроник авырулар кузгалуы ихтимал. Яңа эшкә алынмау хәерлерәк. Гомумән эш турында уйламаска тырышыгыз. Сезгә хәзер ял итәргә, иммунитетны ныгытырга кирәк.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә һәр төрле яңалыкка ачык булырга, бар нәрсә белән дә кызыксынырга кирәк дип фаразлый йолдызлар. Вакытыгыз һәм көчегезне юкка сарыф итмәгез. Алда зур эшләр көтә, көч җыегыз. Үзегез булдыра алмаганда ярдәм сораудан тартынмагыз. Дуслар һәрчак ярдәмгә әзер. Гаиләдә бар да әйбәт, борчылыр урын юк.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның атнасы очрашуларга бай булыр. Күңелне кузгатырлык вакыйгалар күп булыр. Ял итү теләге туар. Шуңа күрә атнаның икенче яртысын берьялгызы үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Серләрегезне сөйләмәскә тырышыгыз. Иң якын дус дип санап йөргән иптәшегез төп башына утыртып калдыруы мөмкин.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны файдалы һәм кызыклы очрашу көтә. Эштә оештыра белү сәләтен күрсәтергә тырышыгыз. Ярдәм сорасалар, хәлегездән килгәнчә булышырга омтылыгыз. Атна җитәкче белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен яхшы. Курыкмыйча хезмәт хакын арттыруны да сорый аласыз. Балаларга да вакыт табыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга берьялгызы калып уйланырга, авыр уйлардан арынырга, күңелен ял иттерергә кирәк. Эштән бераз ял алу әйбәтрәк. Соңгы арада тиз кызып китәсез. Нерв киеренкелеген бетерү өчен йога, медитация, йөзү файдалы булыр. Хисләрегезне тыя алмасагыз, башка өлкәгә юнәлтегез. Бию, чигү, рәсем ясау ял иттерер.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең кәефе уйнап тора. Әле май кояшы кебек балкыйсыз, әле күгегезне кара болыт каплаган. Якыннарыгызга сезнең белән аралашу кыен. Өстәвенә имгәнү куркынычы бар, юлларда саграк йөрегез. Планнарның җимерелүенә артык борчылмагыз. Гаиләдә гармония һәм тынычлык урнаштырырга тырышыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның җитди сорауларны хәл итәсе бар. Документлар белән эш иткәндә игътибарлырак булыгыз. Бер хата барлык эшне кырып салырга мөмкин. Әлегә акча туздырмый торыгыз. Иң яхшысы – акчаны банкка салу. Эштә аяк чалырга теләүчеләргә кәефегезне төшермәгез. Холкыгыз бер дә әүлиянеке түгел.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар кыска вакытлы мәхәббәт куертыр. Җитди мөнәсәбәтләр теләсәгез, бераз сабыр итәргә туры килер. Буш вакытыгызда белем туплагыз, китаплар укыгыз. Гаиләлеләрне тулылану көтә. Тормыш ваклыкларына игътибар итмичә, бар нәрсәдән тәм табып яшәргә тырышыгыз. Барысы да сезнең кулда.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрне финанс белән бәйле мәсьәләләр борчый. Зур күләмдә акча чыгымы көтелә. Күңелсезләнеп утырырга кирәкми, өстәмә акча эшләү юлларын эзләгез. Туганнар белән дә аралар бозылырга мөмкин. Кайвакыт бәхәсләшкәнче дәшми калу күпкә отышлырак. Тиздән бар да әйбәтләнер, яхшыга өметләнегез.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга үз-үзләренә ышаныч хисен арттыру юнәлешендә көч түгәргә туры килмәгәе. Эштә бар мәшәкатьне сезнең өскә өярләр. Гаиләдә дә бар да яхшы дип булмый. Мәхәббәт сүнеп бара, тынычлык югалган. Бераз пауза алу кирәк. Ял итәргә берьялгызы бару яхшырак. Уй-фикерләрне тәртипкә салу комачау итмәс.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның яшәү көче какшаган булса кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны юнәлтегез, спорт белән шөгыльләнегез. Рационны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тулыландырыгыз. Вакыт җитмәү сәбәпле бернигә өлгермисез. Соңга калуларны җитәкче яратып бетерми. Көнне дөрес оештырырга өйрәнегез.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев