Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга сентябрьнең беренче эш атнасына Йолдызнамә

3 — 9 cентябрь


КУЧКАР (21.03-20.04)лардан бар да нидер таләп итә кебек тоелыр. Бөтенесенә барыбер булыша алмассыз. Шуңа күрә каты бәрелми генә «юк» дияргә өйрәнегез. Югыйсә башыгыхга менеп утырырлар. Акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә сак булыгыз. Ә менә  үзегезгә матур киемнәр сатып алу кәефегезгә уңай тәэсир ясар. 


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар көнкүреш мәшәкатьләре белән берни күрми калмас, бер яңалыкны да ишетмәс. Өстәвенә эштә дә отчет, документ, кәгазь эше үзәгегезгә үтә. Ашыкмагыз. Эш күпме өелсә дә ял турында онытмагыз.  Балаларга да игътибар бирегез, бергәләп ял итегез, күңел ачыгыз. Стоматологка бару да комачау итмәс.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен әлеге атна иң күңелле, иң яхшы вакыт булып, гомерлеккә истә калыр. Сөйгәнегез көтелмәгән сюрприз ясап сөендерер. Җитәкчегез эшегезне югары бәяләр, ә хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз. Күңелсезләндергәне – сәламәтлекнең какшавы. Табибка барырга киңәш итә йолдызлар. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар яңа роман куерту белән мәшгуль. Тормышка җиңел карарга кирәкми. Гаиләләре булганнарга мондый мәхәббәт маҗараларыннан читтә торырга киңәш ителә. Сезнең йомшаклыктан файдаланырга мөмкиннәр. Һәрбер кеше дус дигән сүз түгел. Бөтенесенә дә ачылып бетмәвегез хәерлерәк. Юлларда сак булыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга кунак чакыру өчен яхшы вакыт дип фаразлый йолдызлар. Туганнар белән бергәләп җыелып күрешү өчен әйбәт вакыт. Күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрне дә бу атнада хәл итү отышлырак. Ялларны гаилә белән үткәрергә тырышыгыз. Кеше сүзенә колак салмаска киңәш ителә.


КЫЗ (23.08-22.09)ларның башында мең төрле уй. Ул хәтле күп уйлау зыянлы. Начар уйлардан арынырга йога, медитация булышыр. Һичьюгы баштанаяак эшкә бирелү дә уңай йогынты ясар. Тирә ягыгыздагыларга сабыр булыгыз. Һәркем ялгышырга хаклы. Күпне таләп итмәгез. Үзегезне кулда тотмасагыз, нерв киеренкелегеннән интегергә туры килер. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә критиканы уңай кабул итәргә өйрәнү комачау итмәс. Үпкәләргә ашыкмагыз, бәлки алар хаклыдыр. Уйлап эш итегез, сүзегезне дә үлчәп сөйләгез. Ялларда дусларыгызга ярдәм кирәк булуы ихтимал. Авырсынмый гына ярдәм кулы сузыгыз. Иң авыр көн - дүшәмбе. Бу көнне мөһим карарлар кабул итмәскә тырышыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар хезмәттәшләрен уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Үз идеяләрегезне тормышка ашырыр чак җитте. Җитәкчегез һәр эшегездә таяныч булыр. Эш белән мавыгып, якыннарыгыз хакында онытып җибәрмәгез. Кичке аш әзерләү аларның күңеленә хуш килер. Сәламәтлегегезгә игътибарны арттыра төшегез.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларны элеккеге дуслары искә алыр. Бу атна көтелмәгән очрашулар, яңа танышулар, мәхәббәт маҗараларына бай булыр. Кыска вакытлы эшлекле сәфәрләр, сәяхәтләр табыш китерер. Эш һәм яшәү урынын вакытлыча алмаштыру файдага гына. Начар гадәтләрдән арыну өчен дә кулай вакыт.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә шәхси тормышны җайларга киңәш итә йолдызлар. Сөйгәнегез булмаса, Интернет аша танышып карагыз. Бәлки тормыш чәчәген шунда очратырсыз. Эштә барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарсыз. Нидер килеп чыкмаса депрессиягә бирелергә димәгән, киресенчә позитив фикерләргә киңәш ителә. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лардан финанс белән бәйле мәсьәләләрдә игътибарлырак булу сорала. Дуслардан, аеруча туганнардан әҗәткә акча сорамау яхшырак. Вакытында бирә алмасагыз күңелегезне төшерерлек сүзләр ишеттерүләре ихтимал. Якшәмбе иң уңышлы көн булып санала. Бу көнне йолдызлар сезнең яклы булыр.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар үз алдына зур максатлар куер. Кыенлыклар туудан курыкмагыз. Максатчанлыгыгыз һәм эшсөючәнлегегз бар нәрсәне дә җиңеп чыгарга булышыр. Конфликтларга кермәскә киңәш ителә. Бәхәсләрне читтән генә күзәтеп, берникадәр нәтиҗә ясап бару күпкә отышлырак. Ял итәргә, күңел ачырга онытмагыз.


Магнитлы көннәр 
6 сентябрь 8.00-17.00

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев